Җәйге уеннар уты Буа аша киләчәк

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
25 гыйнварда ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уты Россиягә килде. Эстафетаны беренче булып Приморье крае кабул итте. Казанга кадәр ул 60 мең километр юл үтеп, 20 июньдә Татарстанга, ә 2 июльдә Буага килеп җитәчәк.
Факел тотып баручылар эстафетасы маршруты безнең район аша ике тапкыр  узачак. Беренчесе аны Тәтеш районыннан Чүпрәлегә китергәндә ул Буа районының Иске Борындык, Боерган, Шәмәк, Иске Мәртле, Яскүл, Әлши, Борындык, Чуаш Киштәге авыллары аша, барлыгы 34 километр ара, үтәчәк. Бу көнне Боерганда зур Акатуй оештырыла. Чүпрәледән ут Буага, аннан Апаска  тапшырылачак. Ул федераль билгеләнүдәге трасса буенча Буа шәһәренә китерелә. 2 июльдә буалыларны һәм кунакларны “Буа-Алан”да кичке Сабантуй көтә. Буалылар Универсиада утын туйганчы күреп калачак. Кич кунганнан соң факел шулай ук федераль трасса буйлап Апаска китәчәк. Казанга таба юлда исә Җәйге уеннар уты безнең аша 51 километр үтәчәк.
Эстафетада катнашучы теләсә кайсы торак пунктка аның тарихын, мәдәниятен, матурлыгын, үзенчәлеген ачу мөмкинлеге тудырыла. Эстафета маршрутын, факел тотып баручыларның җыелу, бәйрәм чаралары үткәрү урыннарын бизәүдә, бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә һәркем катнаша һәм тәкъдимнәрен җиткерә ала. Районыбыз территориясен чистарту, чәчәкләргә күмү, элмә такталарны яңарту, юлларны, биналар  “йөзләрен” төзекләндерү дә эстафетаны кабул итүгә әзерләнүнең төп таләбе. Моңа һәрберебез өлеш кертергә тиеш.
Факел тотып баручы хокукы 14 яше тулган, җәмгыятькә кирәкле уңышлары белән аерылып торучы һәркемгә бирелә. Аның  образы  Универсиада идеалларына тәңгәл килергә тиеш. Ул факелны 100дән алып 250 метрга кадәр арада тотып барачак. Эстафета командасын 50дән күп булмаган кешелек төркем тәшкил итәчәк.
Эстафетага бәйрәм үткәрүгә, бизәүгә, факел тотып баручыларга кагылышлы тәкъдимнәрне   3-18-93 телефон номеры буенча  район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә  хәбәр итүегезне көтеп калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International