Каникулда каза күрмәсеннәр

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу чорда балаларның юллардагы иминлеген саклауга игътибар тагын да арта. 
Каникул көннәрендә автомобиль йөртүчеләрдән юлларда, ата-аналарның гомумән балаларына игътибарны тагын да көчәйтүләре сорала. Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балигъ булмаганнар катнашында 56 ДТП теркәлде, аларда бер бала үлде, 58е төрлечә җәрәхәтләнде. Барлык һәлакәтләрдә дә олылар гаебе расланды. Район буенча балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте күзәтелмәде. Гыйнвар-февраль айларында 22 бала ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланды һәм кисәтелде. Аларга карата “Тукта – синең тормышың куркыныч астында” карточкалары тутырылды һәм алар район мәгариф идарәсенә мәктәпләрдә тикшерү өчен җибәрелде. Ә 66 йөртүчегә балаларны автотранспортта махсус утыргычларсыз алып барган өчен беркетмә рәсмиләштерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International