Буада тантаналы төстә шикәр заводы паркы ачылды.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Кичә Буада шикәр заводының  паркын тантаналы төстә ачтылар. Буалылар өчен шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыру нәтиҗәсенә бәйле. Тагын бер заманча төзекләндерелгән ял зонасы шәһәр, район һәм республика өчен юбилей елында барлыкка килде. Парк шәһәрлеләр өчен генә түгел, район кунаклары өчен дә яраткан урынга әверелер дип ышанасы килә. Паркта җәяүлеләр өчен юллар төзелгән, эскәмияләр, балалар өчен уен комплекслары, тренажер мәйданчыгы урнаштырылган. Парк яңа ел тематикасы инсталляцияләре  белән бизәлде. Анда шулай ук яңа ел гүзәле- мәһаббәт чыршы да урнаштырылды. Бәйрәм кичендә  Кыш бабай өе дә балаларның яраткан урынына әверелде.

Заманча ял паркында балалар өчен Яңа ел тамашасын Мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International