Бүләкләр тапшырырга һәм кабул итәргә хәзер иң кулай вакыт. Шушы көннәрдә Артем һәм Ева Тимофеевлар Яңа ел бүләкләрен алдылар. Алар "Кыш Бабай почтасы" акциясенең җиңүчеләре. Балаларга бүләкләрне район башлыгы Ранис Камартдинов үзе тапшырды. Шулай ук Тимофеевлар гаиләсен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән Кыш Бабай һәм Кар кызы да котладылар. Артем һәм Ева кунакларга шигырьләрен бик теләп сөйләделәр һәм алар белән әйлән-бәйлән дә уйнадылар.