Яңа 2021 ел алдыннан Буа районында яңа модульле фельдшер - акушерлык пункты ачылды.

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген Буа районының Раково авылында 16-нчы модульле ФАПны ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрхәнов һәм авыл халкы катнашты.

Әлеге медицина пунктын ачу авыл халкы өчен чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге торак пунктта бүген 285 кеше яши, һәм бүгеннән алар заманча фельдшер-акушерлык пунктына квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә алалар. Әлеге объект төзелеше-халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру юлында тагын бер адым.

«ПМК №5» ҖЧҖ төзелеш компаниясе барлык кирәкле эш күләмен сыйфатлы һәм төгәл вакытында башкарды. Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, кунаклар һәм авыл халкы яңа ФАП бинасын: пациентларны кабул итү бүлмәсен, процедура бүлмәсен, дару препаратларын саклау кабинетын, медперсонал бүлмәләрен, хуҗалык блогын карап, моңа инана алдылар. Ул кирәкле медицина техникасы, медицина инструментлары, мебель белән җиһазландырылган, бу халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге объектка республика бюджетыннан барлыгы 3,5 млн. сумнан артык акча җибәрелгән.

 «Яңа фельдшер-акушерлык пункты авыл халкының сәламәтлеген саклауга һәм аны ныгыту буенча профилактик чаралар үткәрүгә ярдәм итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте район башлыгы Ранис Камартдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International