29 декабрьдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арестлар/тыюлар салу һәм аларны бетерү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк. "Кайнар линия" гә мөрәҗәгать итүчеләр түбәндәгеләрне белә ала:
- нинди документлар нигезендә арест салынырга яки тыю салынырга мөмкин;
- күчемсез милекне ничек тикшерергә, аңа тыю салынганмы юкмы?;
- күчемсез милек объектыннан арестны ничек төшерергә;
-гражданинга барлык бурычларны түләп бетерү һәм аны гамәлдән чыгару өчен Росреестрга документ алып килү җитәрлекме һ. б.
"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!