Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен “Кайнар линия”

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эше оештырылуын хәбәр итә.

Гражданинның пенсия яшенә җитүе хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянырга тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм булып тора, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны кабул итү башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 743-29-93.

"Кайнар линия"нең эш вакыты: эш көннәрендә 08.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International