Буа районында Бердәм Россия тарафыннан оештырылган «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе уза. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Әбрар Нурмеевичны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев бәйәм белән котлады. "Өлкән кешеләр, сугыш ветераннары турында кайгырту - безнең уртак һәм изге бурычыбыз, без бу акциядә катнашып, хөрмәтле ветераннарны котлап, аларга нык сәламәтлек һәм башкарган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!"- дип билгеләп үтте Шакир Шәяхмәт улы.