Районда 2020 елга терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясадылар.

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Буа районы терлекчеләренең 2020 елдагы эш йомгаклары буенча киңәшмәсе  Кырык Садак сөт-товар фермасында башланды. Биредә терлекнең гомуми баш саны 670кә җитә, аларның 390ы –сыерлар, шуларның 287се-савым сыерлары. Ел башыннан 383 баш бозау алганнар. Уртача тәүлеклек артым 650 грамм тәшкил итә.

Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләр чакырылган иде. Район башлыгы Ранис Камартдинов ферманың эше белән танышты, белгечләр белән берлектә терлекләр асрала торган биналарда булды.

Киңәшмәнең икенче өлеше Кырык Садак мәдәният йортында дәвам итте. Белгечләргә лейкоз һәм мастит буенча профилактик һәм дәвалау чараларын үткәрү кирәклеге турында искәрттеләр. Киңәшмә барышында дуңгызларда африка чумасын профилактикалау мәсьәләсенә дә игътибар бирелде.

Районның нәтиҗәләре һәм башлангыч күрсәткечләре белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов таныштырды.

Киңәшмә Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашындагы җыелыш  хуҗалыкларның иң яхшы белгечләренә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Буа районы өчен ел начар булмады, әмма һәр хуҗалык зур потенциалга ия, аны киләсе елда да  гамәлгә ашырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International