2020 елның 19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «The lights of Kazan» («Казан утлары») хәзерге заман популяр музыкасын башкаручыларның X Халыкара яшьләр музыка фестивале - конкурсы узды. Конкурс конкурста катнашучылар тарафыннан Оештыру комитетына җибәрелгән видеоязмалар буенча бер турда үтте. Буа данын район мәдәният йортының Мостафина Рамилә Рамил кызы җитәкчелегендә «Kids time» эстрада вокалы студиясендә тәрбияләнүчеләр яклады . Яшь вокалчылар Рамина Мәхмүтова, Дарья Федотова, Рания Шәрәфетдинова, Дарья Иванова һәм Регина Шәрәфетдинова күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулаганнар инде. Бу юлы да безнең кызларны уңыш көтте. Яшь талантларыбыз фестиваль-конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булдылар. Мондый уңышлы чыгыш, әлбәттә инде, кызларның озак һәм тырыш хезмәте, педагогның һөнәри осталыгы һәм ата-аналар ярдәме нәтиҗәсе булды.



