БУАДА ЯҢА ЕЛ ЧАРАЛАРЫ ПРОГРАММАСЫ!

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Быел һәр көнне Яңа ел тамашалары берьюлы өч мәйданчыкта узачак: Үзәк, Яшьләр парклары һәм беренче тапкыр - Шикәр заводы паркында.

Кунаклар өчен кайнар чәй, камыр ризыклары, сувенир продукциясе белән сәүдә рәтләре эшләячәк.

Шикәр заводы паркы территориясендә беренче тапкыр Кыш Бабай резиденциясе урнаштырылды. Барлык бәйрәмнәрдә безнең бабай балалар һәм өлкәннәрне шатландырачак, балалар хыялланган бүләкләр тапшырачак.

Программада шулай ук күңелле уеннар, яраткан җырлар, бүләкләр һәм Яңа ел әйлән-бәйләннәре дә бар. Килегез,  бик  күңелле булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International