Якынлашып килүче 2021 ел белән котлау

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар, кадерле якташлар! Сезне якынлашып килүче яңа 2021 ел һәм Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

2020 ел тарихка китте, ул республикабыз һәм район тарихында ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, районның 90 еллыгы һәм Буа шәһәренең 240 еллыгы белән хәтердә калачак.  Пандемиягә карамастан бу истәлекле  вакыйгаларны матур итеп уздырдык.  Монда билгеле сезнең өлешегез зур, хөрмәтле якташлар. Районыбызны тагын да матуррак һәм уңайлырак итергә тырышканыгыз өчен  һәрберегезгә рәхмәт!

Узып баручы елга күз салсак, без район һәм шәһәрнең  үсешен күрәбез: 10 яңа объект, шул исәптән иң зур балалар бакчасы һәм "Импульс" физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, торак өлкәсе учреждениеләре капиталь ремонтланды, яңа парк һәм ишегалды территорияләре төзекләндерелде, 37 километрга якын юл ремонтланды һәм башкалар. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль проекты белән район авылларында 74 яңа объект барлыкка килде. Узып баручы ел игеннең тулай җыемы буенча да рекордлы булды – без 235 мең тонна бөртек җыйдык. Киләсе елда да шундый ук темпларны саклап калырга тырышырбыз.

Бусагада Яңа - 2021 ел. Татарстанда киләсе ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без якташларыбызның бердәмлеге белән горурланабыз. Халык бердәмлеге район үсешенә нигез булды һәм булачак, ә буалыларның тырыш хезмәте туган якның алга таба чәчәк атуына ярдәм итәчәк.

 2021 ел һәр йортка бәхет һәм ышаныч белән керсен, безне районыбыз һәм республикабыз хакына яңа казанышларга рухландырсын! Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим.

Яңа ел белән, кадерле якташлар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International