Исәк авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелде

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Буа районының Исәк  авылында ял итү мәйданчыгын ачтылыр. Ул якташлар ярдәме белән төзелде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ранис Рафисович билгеләп үткәнчә, бүген авылларны төзекләндерү - өстенлекле юнәлешләренең берсе. Быел гына да районда 47 торак пунктта шундый эшләр башкарылды. Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы зур ярдәм күрсәтә. Ачылу кысаларында авыл халкы өчен яңа ел программасы әзерләнгән иде. Импровизацияләнгән сәхнәдә Ринат Рәхмәтуллин, Ленар Салихов, Камилла Мусина, Гөлгенә Галәветдинова һ. б. чыгыш ясады. Балалар һәм өлкәннәр Яңа ел тамашасында һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Һәр бала Буа якташлыгыннан Яңа ел бүләге алды. Ирек Закиров билгеләп үткәнчә, мондый чаралар традициягә әвереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International