Яңа елга Буада яңа парк һәм Мөнир Рахмаев

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел Буада бәйрәм концерт программалары һәм халык күңел ачулары берьюлы өч паркта уза, алар берничә ел элек яңартылган: Үзәк һәм Яшьләр паркы. Яңа елга яңа парк ачылды. Ул Буа шикәр заводы белән янәшә урнашкан, Шикәр заводы паркы — буалыларның һәм район кунакларының иң яраткан ял итү урыннарының берсе, биредә кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сәүдә рәтләре эшли, сувенир продукциясе сатып алырга була. Моннан тыш, Буаның бу паркында гына балкып торган таганнарны күрергә һәм Кыш бабайның әкияти резиденциясенә кереп, Яңа ел бүләге алырга мөмкин.

Буаның барлык өч паркында да популяр җырчы Мөнир Рахмаевның чыгышы район башлыгы Ранис Камартдиновның матур бүләге булды. Талантлы башкаручының яраткан җырларын тыңларга, биергә күрше Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан төрле яшьтәге һәм милләт вәкилләре килгән иде.

«Бәйрәмгә бөтен гаилә белән килдек. Буаның барлык паркларында да булдык, шәһәр паркларын бик матур итеп бизәгәннәр, барысы да әкияттәге кебек ялтырап тора. Мондый бәйрәм өчен Буа районы башлыгына рәхмәт. Афәрин, күршеләр», - диләр Апас районыннан килгән Вәлиевлар гаиләсе.

Мөнир Рахмаев та  Буада талантлы, хезмәт сөючән кешеләр яши, дип билгеләп үтте. Ул район башлыгы Рәнис Камартдиновка бәйрәм уңаеннан тамашачыга шундый бүләк ясаганы өчен рәхмәт белдерде.

«Буа районы җитәкчелегенә рәхмәт! Ранис Рафис улы барысын да югары дәрәҗәдә эшләде. Халык өчен, кешеләр өчен куелган тырышлык нәтиҗәсе бу!»,- диде Мөнир Рахмаев.

Чыгышы тәмамланганнан соң артист теләгән һәркем белән фотога төште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International