“Татарстанда 2011-2016 елларда торак төзелешен үстерү” максатчан программасы кысаларында узган елда “Арендалы торак базарын үстерү” дигән ярдәмче программа да раслануы бу юнәлештә боз кузгалуын ачык сөйли”, - ди район Советының юридик бүлеге баш белгече Айрат Садыйков. Аның әйтүенчә, быел арендалы торак төзелеше планына Казанның Павлюхин урамында яшь белгечләр өчен 112 мең квадрат метр мәйдандагы күпфункцияле комплекс төзелеше кертелгән. Аның 60 мең квадрат метрын озак вакытлы арендага бирү планлаштырыла. Мондый тораклар социаль торакка чиратка эләкмәгәннәр өчен дә отышлы вариант булачак. Илнең төрле регионнарында зур инвестиция проектлары хәрәкәткә китерелә, читтән килеп, җитештерүдә хезмәт куючылар өчен дә яшәү урыннары таләп ителә.
“Комфорт”, “стандарт” тибындагыларының 5-6 ел арендаланганнан соң сатуга куелуы да мөмкин. Хәзерге заманда торак белән бушлай тәэмин итү бетерелде. Аннан соң бөтен кешенең квартира сатып алырга акчасы да юк. Үзләренең квартираларын башкаларга биреп торучылар арасында алган керемнәреннән салым тү-ләргә ашыкмаучылар да очрый.