Чуаш халкының данлыклы улы

2013 елның 29 марты, җомга
Боерган авылында чуашларның беренче профессиональ язучысы, тарихчы, этнограф Иван Юркинның тууына 150 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.
Чабаксар, Ульяновск, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән кайтучылар язучының музей-йорты янына җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Сәйфетдинова авыл халкын кунаклар белән таныштырды. Музей диварына эленгән “Әлеге йортта профессиональ язучы һәм этнограф Иван Николаевич Юркин туды һәм үсте. 1863-1943 еллар”, дип язылган мемориаль тактаның япмасын ачканнан соң сүз бу эшкә матди ярдәм күрсәткән май-сыр комбинаты директоры Фәнил Шәйхаттаровка бирелде. Ул иң элек музей-йортны булдыру тарихын искә төшерде. “Мин “Гигант” колхозы рәисе булып эшләгән 1997 елда Нина һәм Анатолий Малышевлар язучының туган йортын музей итеп ачу инициативасы белән килделәр. Мин бу тәкъдимне шатланып хупладым. Бу йорт авыл өчен генә түгел, барлык чуаш халкы өчен дә изге урынга әверелде”, - диде. 
Музей-йорттагы экспонатлар белән танышып чыкканнан соң сүз мәдәният йортында дәвам итте. Халыкны китапханәче Елена Хлынова юбилярның тормыш, иҗат юлы белән таныштырды. Иван Юркин христиан диненә көчләп күчкәнчегә кадәр мәҗүси булган чуашларның бәй-рәмнәрен, җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен җыеп, китап итеп бастыра. Руник язуын җуйган халык ХIХ гасырның 70нче елларында рус графикасына күчкәннән соң борынгы фольклорны югалтудан саклап калу өчен зур көч куйган Иван Николаевичны “чуаш әдәбияты атасы”, дип бик дөрес әйтәләр. Көнчыгыш әдәбиятын өйрәнүче Н. Ашмарин, В. Магницкий, Н. Катанов, Н. Никольский кебек галимнәр Иван Николаевичның “Этнографик күзәтү”, “Казан дәүләт университеты хәбәрчесе” журналларында басылган материалларына зур бәя бирәләр. Аның “Чуашлар”, “Идел-Кама Болгары серләрен ачуда алтын ачкыч”, “Борынгы халыкның элеккеге дине” кебек әсәрләре дискуссия предметларына әверелә. “Мәдәниле һәр чуаш үзенең борынгы бабаларының милли мирасын белергә һәм кадерләргә тиеш”, - дип әйтергә яраткан ул. Үзенең әсәрләрен авылдашлары сөйләменә нигезләнеп иҗат итә. Шуңа Тугыз авыл сөйләме барлык чуашларның әдәби теленә әверелә дә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов чуашларның милли мирасын саклауга үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Юбилярның туганы Владимир агасын кадерләгәннәре өчен хуҗаларга да, кунакларга да зур рәхмәт белдерде. Ул Мәскәүдә яшәүче чуашлар оешмасына җитәкчелек итә икән. Бөтенсоюз Халык казанышлары күргәз-мәсе янында үтә торган “Акатуй” ел саен бөтен Россия чуашларын үзенә җыя. Владимир Иванович музейга экспонат бүләк итте. “Сувар” газетасы мөхәррире Константин Малышев музей-йортны карап тоту өчен штатлы хезмәткәр булдыру кирәклеген искәртте. 200 километр араны якын итеп кайткан Чуаш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Анатолий Князев авылдан килгән һәр чакыруны шатланып кабул итүе турында белдерде. Әнисе Раково авылында туып-үскәнлектән үзен хаклы рәвештә Иван Юркинның якташы итеп саный. Ульяновск шәһәреннән кайткан “Инвестстрой-М” җәмгыяте генераль директоры Владимир Федоров, “Еткер” фонды президенты Олег Мустаев, халык шагыйре  Порфирий Афанасьев, Чуаш Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Угасов һәм башка бик күпләр Иван Юркинның  чуаш халкын, телен, гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буынга җиткерү буенча үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Элеккеге “Родина” колхозы рәисе Николай Дворовның юбилярга атап язган шигырьләрен көчле алкышлар белән каршыладылар. Чабаксардан килгән артистлар һәм авыл үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барган концерт берәүне дә ялыктырмады.

Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International