Иң акыллылар ачыкланды

2013 елның 29 марты, җомга
“Сәламәтлек” спартакиадасында катнашучы командалар шашка белән шахмат уеннарында иң акыллыларны ачыкладылар.
Шахматчылар лицей-интернатка җыелдылар. Анда килгән барлык 28 команда вәкилләре, бәйгенең төп хөкемдары Ринат Шараев компьютерда Швейцария системасы буенча көндәшләрне сайлауга, берьюлы өстәлләр артына утырдылар. Һәрберсенә 15 минут вакыт бирелде. Беренче партиядә җиңү дә, җиңелү дә бер нәрсә турында да сөйләми әле – иң күп очко туплаучыны ачыклау өчен һәр шахматчы 9 турда уйнарга тиеш. Шулай да монда районда гына түгел, республикада да танылучылар шактый. Мәсәлән, лицей-интернатта шахмат серләренә өйрәтүче ветеран Иршат абый Гыймазетдинов, Яңа Чәчкап  мәктәбе директоры Зөфәр Сәлахов, шикәр заводыннан Камил Әхмәтҗанов шундыйлардан. Ә Буа шәһәре прокуроры ярдәмчесе  Айрат Садыйков шахмат буенча спорт остасына кандидат та. Шәхси беренчелектә җиңүне нәкъ ул яулады. З. Сәлахов икенче, К. Әхмәтҗанов өченче булдылар. Гомумкоманда ярышында Яңа Чәчкап авыл җирлеге өченчелекне алды. Зөфәр абыйның командадашы Дилбәр Исмәгыйлева тугызынчы нәтиҗә күрсәтте. Кыр-Тәүгелде авылында яшәүче Дил-бәр укытучының  узган гасырның 80нче елларында шахмат-шашка буенча зур уңышларга ирешкән беренче укучыларыннан да. Хәзер Дилбәрнең үз балалары район буенча җиңүләр яулыйлар. Зөфәр абыйның укучылары тагын да бар иде. Үзәк дәваханә командасыннан кызы Гөлнара Әхмәтҗанова сигезенче булды, мәдәният командасыннан Фәридә Саттарова  да сынатмады. “Буа газы”ннан икенче урын алган Рузинә Баһаветдинова, бишенче урын яулаган Илдус Даутов командага беренчелек, лицей-интернаттан беренче булган Гөлназ Зыятдинова һәм җиденче урын алган И. Гыймазетдинов 1 номерлы мәктәп, 2 номерлы лицей һәм лицей-интернат җыелма командасына икенчелек китерделәр. Гөлназның да бу беренче генә җиңүе түгел. Укытучылар арасында  үткәрелүче республика спартакиадасының  даими катнашучысы ул. Район җыелма командасы составында да чыгыш ясаганы бар. Шәхси беренчелектә өченче урында Татар Буасыннан Лилия Мәхмүтова.
Шашка бәйгесе М. Вахитов исемендәге гимназиядә үтте. Монда 31 команда катнашты. Көндәшләрне шулай ук Швейцария системасы буенча ачыкладылар. Шашканы һәркем уйный белә һәм ул җиңелрәк кебек тоелса да, комбинацияләр өстендә бик озак баш ватучылар да булды – кемнең дә җиңеләсе килми. Төп хөкемдар ролен дә үтәгән, “Көнбатыш” командасы өчен дә чыгыш ясаган М. Вахитов исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәүкәт Гыйззәтуллин үзе 9 партиянең өчесен оттырды, берсен “ничьяга” уйнады. Ир-егетләр арасында җиңүне, бер уенда оттырып, берсен ничьяга төгәлләгән Килдураз авыл җирлеге башлыгы Мансур абый Җәләлетдинов яулады. Ул  узган ел ахырында муниципаль хезмәткәрләр арасында үткән спартакиадада дүртенче булган иде. “Инде 30-40 ел шашка тактасы артына утырган юк иде. Үземнең стратегиямне уйный-уйный искә төшерергә туры килде”, - ди ул. Ә хатын-кызлар арасында бишенче булган бертуган сеңелесе Әлфия Мөхәммәтҗанова белән командалар ярышында өченче булды алар. Беренчелекне Буа электр челтәрләре командасы алды. Ике уенчысы да призерлар – ир-егетләр арасында Зөфәр Низаметдинов өченче, хатын-кызлардан Оксана Гусарова икенче урын алдылар. “Яшьлек” командасы икенче, ә анда эшләүче Татьяна Хлапова хатын-кызлар арасында беренче булды. Шәхси беренчелектә тагын “Буа газы”ннан Рәмис Садыйков – икенче, 1 номерлы мәктәп укытучысы Тамара Мартынова өченче урын яуладылар.
Иртәгә спартакиадада көрәшчеләр көч сынаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International