Агымдагы елның 1 апреленнән РФ Транспорт министрлыгының тахографларга карата таләпләрне, куллану кагыйдәләрен, хезмәт күрсәтү һәм аны контрольләүне, алар урнаштырылган транспорт чараларының категорияләрен һәм төрләрен раслаучы боерыгы гамәлгә керә.
Әлеге норматив документта РФ территориясендә чыгарылучы һәм эксплуатацияләнүче М2, М3, N2, N3 категорияле транспорт чараларына, кайда эшләнүләренә бәйсез рәвештә тахографны мәҗбүри урнаштыру каралган.
Бу бары тик даими шәһәр һәм шәһәр яны ташуларын гамәлгә ашыручы М2, М3 категорияле транспорт чараларына, автомобильдә халыкара йөк һәм пассажирны ташу өчен рөхсәт карточкасына туры китереп, халыкара автомобиль ташуларын гамәлгә ашыруга рөхсәте булган транспорт чараларына кагылмый.
1 апрельдән күрсәтелгән категорияле транспорт чараларында тахографлар булмаса, автомобиль йөртүчеләр һәм вазифаи затлар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 11.23 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылачак.