12 гыйнварда 19: 00 сәгатьтә Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә "Виктория" спектакле,16+, Тәврис Хәкимов.
Бу спектакль - үлемне җиңү мөмкинлеге булган бөек көч итеп мәхәббәтне тасвирлаучы спектакль. Бу тарихта дәрт тә, югалтулар белән үрелеп барган язмышлар да. Спектакль тамашачыны Максим белән Викториянең дулкынландыргыч мәхәббәт тарихында яшәтәчәк. Мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын, үз-үзеңне аңларга, чит кешеләрнең тәҗрибәсен тыңларга һәм башка күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итәчәк.
Авторы: Тәврис Хәкимов
Куючы режисер: Оксана Половинкина:
Яшь категориясе: 16+
Рольләрдә:
Виктория – Лилия Гәзизуллина
Максим – Илфат Самерханов / Ирек Гәйнетдинов
Он – Тимур Шиһапов
Она – Камила Шәрифҗанова
БИЛЕТЛАР ТЕАТР КАССАСЫНДА: 8 (84374) 3-73-45
Билет бәясе 200сум.
ИГЪТИБАР! Студентлар һәм пенсионерлар өчен билет бәясе 100 сум (тиешле таныклык тапшырганда).
Рәхим итегез!
Спектакль Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы "Кече шәһәрләр театрлары" юнәлешендә "Кече Ватан мәдәнияте" проекты ярдәме белән эшләнде.
БУА ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ