Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр -23 градустан, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары өчен-25 градустан түбән булганда ук уздырылмаска мөмкин. Дәресләр 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен авыл мәктәпләрендә -25 градуслы, ә шәһәр мәктәпләрендә дәресләрне -27 градуслы вакытта гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, дәресләр авыл мәктәпләренең 10 һәм 11 сыйныфларында-30 градус салкын, ә шәһәр мәктәпләрендә -32 градус салкында үткәрелмәскә мөмкин . Шулай ук балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга киңәш ителә.