Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары, һөнәри бәйрәмегез – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Прокуратура халыкны ышандырган һәм үз мәнфәгатьләрен яклаучы институт булып кала. Һәм бу, минемчә, эшнең төп күрсәткече. Гаделлеккә һәм дөреслеккә, закон каршында тигезлеккә, дәүләт көченә ышаныч күбесенчә сезгә бәйле. Сез күп еллар дәвамында законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, хокук саклау органнары гамәлләрен координацияләү буенча гади булмаган эш алып барасыз. Буалылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барлык хезмәткәрләргә, озак еллар законга хезмәт иткән өчен прокуратура ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Хокук тәртибен яклаучылар киләчәктә дә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча һөнәри бурычларын намус белән үтәрләр, кешеләр хакына эшләр дип ышанам. Бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа елда бары изге теләкләр генә телим.