Район башлыгы Ранис Камартдинов район матбугат хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле район газетасы «Байрак» («Знамя», «Ялав») хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия матбугаты көне белән котлыйм! Безнең илдә беренче басма газетаның чыгуы яңа эшкә һәм бүген дә кирәкле яңа һөнәргә башлангыч бирде. Хәзерге кеше тормышын объектив, һәрьяклы һәм оператив мәгълүматлардан башка күз алдына да китереп булмый. Мәгълүмат иҗтимагый фикер формалаштыра. Заман белән бергә атлап, массакүләм мәгълүмат чаралары форматларны үзгәртә, цифрлы киңлеккә чыга. Әмма журналистиканың асылы үзгәрешсез кала-вакыйгалар һәм кешеләр турында сөйләү, актуаль темаларны күтәрү, җәмгыять белән хакимият арасында диалог урнаштыру. Сезнең мәкаләләр һәм репортажлар Буа халкына үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алырга, районда һәм аннан читтә барган вакыйгаларны белергә ярдәм итә.

Сезгә традицияләрне саклап калуыгызны һәм актуальлегегезне югалтмавыгызны телим. Яңа уңышлар, кызыклы материаллар, иҗади илһам һәм иң изге теләкләр!

Буа муниципаль районы башлыгы Р. Р. Камартдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International