"Шаян карбабайларны" снеговик16 хештэгы буенча күрергә мөмкин. Акция балаларның социаль яктан әһәмиятле ялын оештыруда гаилә ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, әлеге мәсьәләләргә киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Яңа ел каникуллары көннәрендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Шаян карбабайлары » акциясе башланып китте. Акциядә Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең яшәү урыны, яшенә һәм гражданлыгына карамастан, барлык халкы катнаша алды. Акция 2021 нче елның 6 нчы гыйнварыннан 11 нче гыйнварына кадәр үткәрелде.акциядә катнашучылар Шаян карбабайларын кардан, пластилиннан, камырдан ясадылар, кул астындагы материаллардан да ясаучылар булды. Акциядә төп шарт - Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрдә снеговик16 хештегы белән эшләрнең фотоларын урнаштыру иде.