Тәртипле җәяүлеләр тәрбияләүче

2013 елның 30 марты, шимбә
“Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Дамирә Шәяхмәтова ТР Эчке эшләр министрлыгының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР ЮХИДИ идарәсенең, “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениеләренең Рәхмәт хатларына һәм “Балалар тормышы куркынычсызлыгы фәнни үзәге” дәүләт учреждениесенең Мактау грамотасына лаек булды. Дамирә Заһретдин кызы язган сценарий буенча “Җиңел һәм йөк автомобильләре өчен юл билгеләре”, “Светофорга карыйбыз”, “Без барабыз, барабыз”, “Автобуслар”, “Кызыл, сары, яшел” дидактик уеннарын уйнап берничә буын үсте. Тәрбияче моңа өстәп юл куркынычсызлыгы темасына багышланган күнекмәләр, күрсәтмә әсбаплар кулланып уен-дәресләр дә үткәрә. Аның бу уңышы белән район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Р. Мөхәммәтбариев та котлады. “Тәртипле җәяүлеләр, автомобиль йөртүчеләр тәрбияләүдә сезнең өлеш зур. Безнең булышчыбызга әверелдегез, рәхмәт сезгә”, - диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International