Урамда кыш.. Ә Гүзәл Җәббарова теплицасында лалә чәчәкләре тигез, бертөрле шытымнар бирделәр.
Бу чәчәкләр яз һәм матурлык символы булып тора. Һәм аларга ихтыяҗ язын гына түгел, ә һәрвакыт бар. Үстерү технологиясе төгәл үтәлгән шартларда, яктылыкка таләпчән булмаган лаләләр, теплица шартларына тиз ияләшә.
Узган ел Гүзәл Әлфит кызы яңа теплица корган һәм 10 мең лалә суганы утарткан. Ул аларны өченче ел үстерә.
«Бу юлы без 10 сорт лалә чәчәге утырттык. Сабак калынлыгы һәм башка характеристикаларга туры килгән, чәчәкләре буенча ошаган сортларны сайладык. Комлы катнашмада үстерәбез, алга таба үстерүнең башка ысулына күчәргә планлаштырабыз», - дип сөйли Гүзәл.
Район башлыгы шулай ук “Кәраван” сәүдә үзәгенең эше белән танышты һәм камыр пешерү һәм сату белән шөгыльләнүче, үзмәшгуль Латыйповларда булды. Бизнес вәкилләре әлеге очрашуда район башлыгына үз планнары турында сөйләделәр һәм булган проблемаларны да яңгыраттылар.