Буа заводы Татарстанда беренче булып шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Чимал белән эшләүне беренче булып Буа шикәр заводы тәмамлады. Бу авыл хуҗалыгы сезонында предприятиедә 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Биредә тәүлеккә 4,5 тонна татлы тамыр эшкәртелгән. Барысы 126 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән, бу узган ел күрсәткеченнән 8,1 тоннага күбрәк. Заводка чөгендерне Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Чувашия  Республикасыннан ташыганнар.

«Шикәр заводында эш бер генә минутка да тукталмады. Кабул итү иртәнге 6дан кичке 10га кадәр барды. Шикәр чөгендерен ике күрсәткеч буенча кабул иттеләр: шикәрлелек һәм пычрану дәрәҗәсе буенча. Шикәрлелек – югарырак һәм чөгендернең пычрануы азрак булган саен аның сыйфаты югарырак була», — дип сөйли завод җитәкчесе Валерий Погребной.

Шулай ук аның әйтүенчә, предприятие штат режимында эшли, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бәяләрне көйләү буенча чаралар күрү турында килешүдә язылган бәяләрдән эре һәм вак сәүдә челтәрләренә шикәр җибәрелә, һәм бәяләрне арттыру планлаштырылмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, быел республикада 1,9 млн.тоннадан артык чөгендер әзерләнгән, 2 млн. тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Бүгенге көндә Зәй заводына 82 мең тонна чимал эшкәртәсе калган. Предприятие белән шулай ук бәяләрне тотрыкландыру буенча килешү имзаланды, аның нигезендә күпләп җибәрү бәясе бер килога 36 сумнан артмаска тиеш.

Белешмә:

Буа шикәр заводы - төбәктә генә түгел, ә Россия Федерациясендә дә эшкәртү сәнәгатенең перспективалы үсештәге предприятиеләренең берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелде, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна грануллы чөгендер сыгынтысы (жом) әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International