Очрашу Казан сәүдә-икътисадый техникумында узды. VI Милли «Абилимпикс» чемпионаты Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының 22 нче мәйданчыкларында махсус дистанцион форматта узды. 77 компетенциядә җиңү өчен Россиянең 81 төбәгеннән 2 меңнән артык катнашучы көрәште. Татарстан командасы 84 медаль яулады һәм гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Айзилә Фәйзрахманова Буа ветеринария техникумының "Икътисад, бухгалтерлык исәбе" бүлегенең 2 курс студенты РФ илкүләм чемпионатында 2 нче урынны яулады. Айзилә чемпионатның башка җиңүчеләре белән бергә, ә бу 10 кеше, президент Рөстәм Миңнеханов белән бер өстәл артында чәй эчтеләр. Һәр катнашучы шәхсән республика президенты белән аралаша, үзе турында һәм үз планнары турында сөйли алды!