Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә татар телен саклау буенча «Милли мультfest» фестиваленең муниципаль этабы узды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгендә татар телен саклау буенча «Милли мультfest» фестиваленең муниципаль этабы узды. Район башлыгы Ранис Камартдинов  фестивальнең район этабында катнашучыларны сәламләде. «Республикада туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән ел башында фестиваль үткәрү яхшы старт булачак. Районда мультимедиа өлкәсен үстерү өчен барлык шартлар тудырыла, балалар иҗатын үстерүгә ярдәм күрсәтелә. Сез талантлы һәм перспективалы, һәм без сезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырышырбыз», - дип ассызыклады район башлыгы һәм балаларга уңышлар теләде. Фестиваль беренче тапкыр үткәрелә. Анда 7-17 яшьлек балалар катнаша. «Фестивальнең максаты-татар телен саклау. Бүген жюри балаларның эшләрен бәяли һәм киләсе этапта узачак катнашучыларны билгеләячәк», - дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Бикчәнтәева. Беренче булып «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең эшләре тәкъдим ителде. Балалар татар милли аяк киемнәре - «Читек» белән маҗараланган тарих турында сөйләделәр. Үз парын эзләп, «Читек»  дөнья буйлап йөреп чыкты һәм нәтиҗәдә, эзләгәнен тапты. Балалар Резедә Санатуллова һәм Дилә Гыйниятуллина җитәкчелегендә «Кояшкай» балалар бакчасында эшләүче «Нурчыклар» мультстудиясенең дус командасы белән мультфильм өстендә эшләделәр. Шулай ук үз эшләрен мәктәп укучылары да тәкъдим итте. Катнашу өчен барлыгы 19 эш керде. Буа районы балалары жюри хөкеменә 10 мультфильм, 3 кинофильм һәм 6 компьютер уены тәкъдим иттеләр. Һәр эш югары бәяләнде. Фестиваль район балаларына үзләренең фантазияләрен күрсәтергә, татар халкының гореф-гадәтләренә һәм чыганакларына кабат мөрәҗәгать итәргә, яңа юнәлештә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International