Буада вакцинация башланганнан бирле СОVID тан 50 кеше прививка ясаган.

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Хәзерге вакытта Буа үзәк район хастаханәсендә коронавирус инфекциясеннән 90 доза вакцина бар. Прививка ясатырга теләүчеләр 1 нче поликлиника регистратурасына (яңа поликлиника) 3-27-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биредә антитәнчекләргщә  экспресс-анализга юнәлтеләчәк затлар исемлеге төзелә. Антитәнчекләр булган очракта, шулай ук хроник авырулар, шикәр чире, онкологик авырулар булганда, инсульт яки инфаркт булган очракта – вакцинация ясау кире кагылачак. Вакцина турында тулырак мәгълүматны «Буа үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сайтында crb-buinsk.ru, вакцинациягә язылу өчен телефон: 8(843)74 3-27-88

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International