Буа газетасы редакциясе призлар уйнатуны тәмамлады.

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген район газетасы редакциясе бинасында 2021 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында призлар уйнатылды. Нәтиҗәдә Буа шәһәрендә яшәүче Н. Шәрәфетдинов төп приз – электр иттарткычын отты.

Башка әбүнәчеләр дә бүләксез калмады. Трофимова Анна бокал отты, Усманова Ф. - электр счетчигы өчен подставка, Мөхәммәтҗанов Ф., Владимирова В., Тимергалиева В., Попов А.В., Гайнуллина А. - 5 килограмм борай ярмасы . Хисамов Г. Б., Шәйдуллов Р.М., Латыйпов М., Сабиров Б., - 5 килограмм борай оны. Карлы авылында яшәүче Гиматдинов В.В., Чурак авылында яшәүче Васильева Т. В., Иске Тинчәле авылында яшәүче Хәсәнова З. -5әр килограмм шикәр комы оттылар.

Котлыйбыз. Призларны редакция бинасында (Буа ш., Карл Маркс ур., 62) эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International