"Өченче яшь" белем бирү программасы кысаларында Социаль белем бирү академиясенең Буа филиалында «Компьютер грамоталылыгы нигезләре» программасы буенча дәресләр уза.
Өлкән яшьтәге шәһәр халкы компьютер технологияләре өлкәсендә белем алырга теләк белдерде. Алар компьютерда эшләүнең төп күнекмәләренә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтларыннан, шулай ук Бөтендөнья пәрәвезендәге социаль челтәрләрдән файдаланырга өйрәнәләр.