2021 елның беренче эш атнасына йомгак ясалды.

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Бүген оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә барышында ВКС режимында 2021 елның беренче эш атнасына йомгак ясалды.

Традиция буенча киңәшмә авыл хуҗалыгы тармагының торышы турындагы мәсьәләләрне караудан башланды. Буа үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Самерханов COVID-19 каршы массакүләм прививка ясау компаниясе башлануы турында хәбәр итте.

Православие христианнары бәйрәме алдыннан Хач ману йолалар чаралары вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында шулай ук алга таба профилактик чаралар үткәрү, үзара салым акчаларын җыю эшен оештыру һәм салым бурычларын түләтү, шулай ук эшсезлек дәрәҗәсен киметү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International