Мөһим! Казначылык түләүләре системасында Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына керемнәргә казначылык хезмәте күрсәтү системасына күчү гамәлгә ашырылды.

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе  08.10.2020елгы  № КЧ-4-8/16504@ хаты нигезендә, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына казначылык түләүләре системасында Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына керүләрне казначылык хезмәте күрсәтү системасына күчү турында мәгълүматлар җиткерә.

Федераль казначылыкның 06.10.2020 № 05-04-09/20207 хаты нигезендә 01.01.2021 елдан 30.04.2021 елга кадәр бер үк вакытта ике счетның күчеш чоры билгеләнәчәк:

- Россия Федерациясе Үзәк банкы исәп-хисап челтәре бүлекчәләрендә Федераль казначылыкның территориаль органнары тарафыннан  ачылган «Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары арасында Федераль казначылык органнары тарафыннан бүленә торган керемнәр» 40101 номерлы банк счетларын ябу планлаштырыла

- Федераль казначылыкның ачык органнарына керемнәрне исәпкә алу һәм бүлү буенча операцияләрне гамәлгә ашыру өчен яңа ачылган казначылык счетлары.

Яңа ачылган казначылык счетларының мөстәкыйль эшкә күчүе 01.05.2021 елдан башлап планлаштырыла.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе Татарстан Республикасы территориясендә администрацияләнә торган салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри түләүләр түбәндәге реквизитларга күчерелергә тиеш, дип хәбәр итә:

 

 01.01.2021кадәр

 01.01.2021 елдан соң

Алучы банк (реквизит 13)

 

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ БАНКЫНЫҢ КАЗАН ш.  БҮЛЕГЕ

РОССИЯ МИЛЛИ БАНКЫНЫҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА БҮЛЕГЕ // Казан ш. Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе

БИК (реквизит 14)

 

049205001

019205400

Акча алучы банк счет номеры  (реквизит 15)

 

пусто

40102810445370000079

Акча алучының счет номеры (реквизит 17)

 

40101810800000010001

03100643000000011100

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International