Православие динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Бәйрәмгә каршы көндә чиркәүләрдә гыйбәдәт кылу уза, су изгеләндерелә, чуму өчен елга күл өстендә бәкеләр ясала.
Буалылар һәм район кунаклары өчен 4 урында изге суга чумачаклар, алар өчен Зур Фролово, Кыят, Әлши һәм Алших авылларында хач формасындагы махсус бәкеләр җиһазландырылган. Сулыклар янында коткаручылар, полиция вәкилләре, табиблар кизү торачак.
Гореф-гадәтләре чаралары вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан буалыларга изгеләндерелгән суга чуму йоласын үткәргәндә куркынычсызлык чаралары турында исегезгә төшерәбез.
Якын-тирәдә коткару һәм медицина хезмәтләре вәкилләреннән башка су коенырга, шунда ук суга чумарга, шулай ук исерек хәлдә коенырга ярамый.
Коену алдыннан гәүдәне алдан җылыту бик мөһим. Тиз салына, тайдырмый торган уңайлы аяк киеме сайлап алыгыз.
Баш мие тамырларының кысылуын булдырмас өчен, башыгызны суга чумырмагыз.
Исегезгә төшерәбез, бәкедә бер минуттан да артык тормаска киңәш ителә.
Хроник аырулары булган кешеләргә кышкы суга чумулар тыела.
Хач ману Сезгә иминлек һәм нык сәламәтлек алып килсен!