Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, яңа елдан ана капиталы программасы буенча балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме арттырылган, акчалар белән эш итү тизрәк бара һәм уңайлырак .
Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән. Артым ана капиталы сертификаты булган барлык кешеләргә дә кагылды һәм балалар санына һәм аларның барлыкка килү вакытына бәйле рәвештә бирелә торган барлык суммаларга таралды.
Беренче балага ана капиталы 17,3 мең сумга арттырылган һәм яңа елдан 483 882 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр барлыкка килгән, ә ата-аналар әле сертификат кулланмаган булса, шундый ук сумма ике балалы гаиләләргә тиеш.
Әгәр ике бала да 2020 елдан барлыкка килсә, ана капиталы күләме индексациядән соң 22,8 мең сумга арткан һәм хәзер 639 432 сум тәшкил итә. Башта беренче балага капитал алган, аннары тагын бер баланы тудырган яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Яңа елдан ана капиталына шундый өстәмә суммасы индексация хисабына 155 550 сумга кадәр арткан.
Ана капиталын әлегә тулысынча тотмаган гаиләләр акчалары шулай ук гыйнварда индексацияләнде.
Моннан тыш, үзгәрешләр срокларга да кагылды. Быелдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның чаралары белән эш итү тизрәк бара. Ана капиалы сертификатын бирү өчен хәзер элеккеге унбиш эш көне урынына биш эш көне каралган, чаралар белән эш итү турындагы гаризаны карау өчен - бер ай урынына ун эш көненнән артык түгел. Аерым очракларда программа буенча яңа сроклар арта ала. Мәсәлән, әгәр ведомстволар РПФ запрослары буенча белешмәләрне вакытында тапшырмаса, сертификатны унбиш эш көне эчендә рәсмиләштерү рөхсәт ителә. Әгәр дә ведомство яки сертификат хуҗасы фондка кирәкле документларны һәм белешмәләрне тапшырмаган булса, чаралар белән эш итү турындагы карар егерме эш көне дәвамында кабул ителергә мөмкин.
Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив бирә башлады. Бала тугач, сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә, гаилә, өстәмә адымнарны узып, шунда ук акчаларны сайланган максатларга җибәрә алсын өчен. Моның өчен кирәкле бөтен фонд мөстәкыйль эшли
Узган елдан шулай ук ана капиталы белән эш итү процедурасы да шактый гадиләштерелде. Мәсәлән, программаның иң кирәкле юнәлешенә гариза бирү - кредит акчаларын җәлеп итеп торак сатып алу яки төзү - кредит ачыла торган банкта ук мөмкин булды. Мондый гариза Пенсия фонды белән килешү төзегән банкларда кабул ителә. Моннан тыш, гаиләләргә хәзер ана капиталы белән балаларны укыту җиңелрәк, чөнки башка түләүле укыту турындагы килешүнең күчермәсен РПФга тапшырырга кирәкми. Фонд бүлекчәләре үзләре бу мәгълүматны бөтен ил буенча уку йортлары белән төзелгән килешүләр нигезендә соратып ала.
Шулай ук, гыйнвардан ана капиталыннан ай саен кайбер Россия гаиләләренә түләнә торган сумма артты. Аның күләме узган елның икенче кварталында төбәк яшәү минимумына тигез.
Агымдагы елда түләүләр билгеләнүне сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләр 9713 сум алачак. 2020 елда түләүне рәсмиләштергән гаиләләр 9 373 сум алуны дәвам итәчәк.
Элеккеге кебек үк, ана капиталыннан айлык түләү икенче бала 2018 елдан туган гаиләләргә тиеш, һәм аңа өч яшь тулганчы бирелә. Әгәр дә гаиләдә айлык керемнәр бер кешегә ике яшәү минимумыннан артмаса, акча алырга мөмкин.
Гаиләнең 2021 елда түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнлеген аңлау өчен соңгы 12 календарь айда гаилә керемнәренең гомуми суммасын алырга, аны 12 гә бүләргә, ә аннары, туган икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр алынган күләм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле гражданның 2 тапкыр яшәү минимумыннан кимрәк булса (2020 елдан - 20 588 сум), гаилә мондый түләүләргә хокуклы.
Түләүгә гаризаны теләсә кайсы вакытта, икенче бала тугач, өч ел дәвамында бирергә мөмкин. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, түләү туган көненнән яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать иткәндә, түләү, закон нигезендә, гариза биргән көннән башлана.
Авыр эпидемиологик вәзгыять аркасында элеккечә гамәлдә булган түләүләрне гадиләштерелгән рәвештә рәсмиләштерү һәм озайту, ана капиталыннан узган елның мартыннан алып бу елның мартына кадәр вакыты чыккан барлык айлык түләүләр, сертификат хуҗасыннан гаризасыз һәм гаилә керемнәрен расламыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә озайтыла.
Россия Пенсия фондының 8 600 357 бүлегенең контакт-үзәге
Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfr.gof.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча ОПФР матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com