Буа районы православие динендәге барлык дин тотучыларны иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе-Хач ману бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм белән бәйле хач формасындагы махсус бәкеләрдә - иорданьнарда коену традициясе ел саен дистәләрчә якташларыбызны җәлеп итә. Изге суларда коену, һәрвакыттагыча, быел да Буа районының берничә торак пунктында узачак.
Дин тотучыларга бәйрәм рухы, нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Бу якты бәйрәмдә һәрберебез күңелләребездә игелек өчен урын тапсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!