Чираттагы халык җыены Боерган авылында үтте. Авыл халкын районда алып барыла торган эшләр белән таныштырдылар, агымдагы елның уңышлары һәм проблемалары турында сөйләделәр.
Очрашу Боерган авыл җирлеге башлыгы, аннан соң җирле бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хисап чыгышын тыңлаудан башланды. Очрашу барышында район башлыгы Ранис Камартдинов катнашучыларны узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде, шулай ук авыл халкының сорауларына җавап бирде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Боерган халкын су басымының түбән булуы, шулай ук авыл җирлеге территориясендә мобиль элемтәнең начар булуы борчый. Барлык сораулар да контрольгә алынды.
Әлеге чара тәҗрибәсеннән чыгып, мондый җыеннар үткәрү күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертә, проблемалы моментларны ачыклый, хакимиятнең халык белән якынаюына ярдәм итә.
Очрашу Боерган авыл җирлеге территориясендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.