2021 елның 18 гыйнварында Буа муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Иң яхшы татар теле укытучысы» һөнәри конкурсларына старт бирелде. Конкурста катнашу өчен районның 30 мәктәбеннән 42 укытучы гариза тапшырды. Конкурс кысаларында педагоглар конкурс дәресләре, мастер-класслар күрсәтәчәк.