Буа шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерү проекты турында фикер алыштылар.

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Район башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасарлары Илдар Еремеев, Светлана Зайцева һәм башка җаваплы затлар катнашты, шулай ук проект оешмасы вәкилләре ZOOM режимында әлеге киңәшмәгә тоташтырылды.

Катнашучылар Р.Люксембург урамыннан керү юлларын төзекләндерүнең ике вариантын карадылар, эскәмияләр вариантлары һәм агач утырту урыннары турында фикер алыштылар. Һәр пункт буенча тышкы кыяфәтне дә, функциональлекне дә яхшырту буенча тәкъдимнәр бирелде һәм яңгыратылды. Алар ял итүчеләр өчен уңайлыклар тудырырга һәм куркынычсызлык таләпләренә дә туры килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International