Буада "Звёзды из Завтра" академик музыка өлкәсендә талантлы балалар һәм үсмерләргә иҗади һәм һөнәри ярдәм күрсәтү буенча Республика программасын сайлап алуга тыңлаулары узачак

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2021 елның 11 февралендә "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында "Буа 1 нче балалар сәнгать мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе бинасында "Звёзды из Завтра"академик музыка өлкәсендә талантлы балаларга һәм үсмерләргә иҗади һәм һөнәри ярдәм күрсәтү буенча республика программасының сайлап алу туры узачак.


"Звёзды из завтра" программасы Татарстанның 43 муниципаль районын колачлый һәм музыка мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре, музыка колледжлары укучыларына зур сәхнәдә Европа дәрәҗәсендәге профессиональ оркестр - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән солистлар сыйфатында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә.
Буа районы һәм Буа шәһәре сайлап алу тыңлауларында Буа, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч районнары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International