Буа районында гражданнар җыеннары дәвам итә. Чираттагысы бүген Яңа Чәчкап авылында узды. Авыл халкы яңа клубның иркен һәм җылы залына җыелды.
Очрашу авыл җирлеге башлыгы, аннан соң җирле бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хисап нотыгын тыңлаудан башланды. Очрашу барышында район башлыгы Ранис Камартдинов катнашучыларны районның узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Ул шулай ук авыл җирлеге башлыгының уңай эшен билгеләп үтте. Очрашуга килгән авыл халкы үз сорауларын да бирә алды, аларның иң мөһиме – тукталыш павильоннары урнаштыру, юлларны ремонтлау. Әхмәт авылында яшәүчеләр авыл урамнарына лаеклы якташларыбыз - сугыш ветераннары, авылда туып-үскән танылган сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен бирү тәкъдиме белән чыктылар. Ә Кыр-Тәүгелдее авылында яшәүчеләр кибет ябылуга борчылалар, күчмә сәүдә оештыруларын һәм Буа районы кулланучылар җәмгыятенең икмәк китерүен сорыйлар.