Теләсә нинди вируслар таралмасын өчен Буа интернат-йортында көн саен профилактика чаралары үткәрелә, һаваны зарарсызландыралар, биналарны дезинфекция чаралары (ишек кулларын, сүндергечләрне, тоткычларны, перилны, контакт өслекләрен, гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекцияләү) белән сыйфатлы итеп чистарталар, персоналның һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның торышын контрольдә тоталар.
«Билгеләнгән график буенча бүлмәләрне, коридорларны җилләтү һәм дезинфекция чаралары кулланып, дезинфекцияләү эретмәләре белән дымлы җыештыру эшләре алып барыла, - дип сөйли медицина дезинфекторы Әһлиева Сиринә.