Татарстанда тоткарланган автомобиль икенче айдан бушлай сакланачак

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда 1 гыйнвардан тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклау өчен тарифларның яңа дифференциациясен керткәннәр. Бу хакта ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

Бу автомобильне озак саклау проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, ул чакта аның суммасы автомобильнең бәясеннән артып китә ала иде. Хәзер 31нче көннән башлап транспорт чарасы бушлай сакланачак. Элек транспорт чараларын саклаган өчен сәгатьлек тариф гамәлдә булган.

Узган ел дәүләт комитеты 2021-2025 елларга Татарстанда тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклауга озак сроклы тарифлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International