Салым буенча бурычларны түләү квитанциясен Татарстан Республикасының барлык КФҮ офисларында алырга мөмкин

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бурычлар булу яки булмау турында Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре офисларында белергә, салым түләү буенча квитанцияләр алырга мөмкин.

«Физик затлар милкенә салым, Җир һәм транспорт салымнары буенча бурычларны түләү өчен гаризалар кабул итү һәм түләү документларын бирү» дәүләт хезмәте республика территориясендә урнашкан КФҮнең филиалларын (бүлекчәләрен) караганда барлык гражданнарга реаль вакыт режимында күрсәтелә.

Бурычлары булу (булмау) турында мәгълүмат алу өчен физик затларга шәхесне раслаучы документ яки мөрәҗәгать итүче вәкиле өчен нотариаль ышанычнамә кирәк булачак.

Транспорт, җир салымнары, мөлкәткә салым буенча бурычлары булган салым түләүчеләргә бурыч һәм пеня суммасы белән квитанция биреләчәк.

Бирелгән квитанция буенча түләүне түләү терминалы ярдәмендә яки түләүләрне кабул итүнең якындагы пунктларында башкарырга мөмкин.

Гражданнар тарафыннан вакытында түләнгән салымнар дәүләтнең иминлеге һәм финанс тотрыклылыгы нигезе булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International