"Светофорик" балалар бакчасы базасында түләүле өстәмә белем бирү кысаларында "Балалар өчен шахмат" түгәрәге эшли. Түгәрәктә тәрбияләнүчеләр арасында беренче шахмат турниры узды. Анда 10 шахматчы катнашты. Турнир башланганда шахмат Патшабикәсе катнашучыларны сәламләде һәм уеннар үткәрде. Балалар шахмат фигураларының исемнәрен белүләрен, аларның шахмат тактасы буенча ничек хәрәкәтләнүен күрсәттеләр. Жирәбә салганнан соң, уенчылар пары билгеләнде. Шахмат партияләрен баш судья Сабирҗанов Д.Р. күзәтте. Турнирда җиңелүчеләр булмады. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды, анда һәр катнашучы грамоталар алды.