Буа районында гражданнар җыеннары дәвам итә. Чираттагы утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты. Алар район башлыгы Рәнис Камартдинов белән бергә Къл Черкене авыл җирлеге башлыгы һәм бюджет оешмаларының йомгаклау отчетын тыңладылар.
Җыеннарда хакимият вәкилләренең һәм кешеләрнең турыдан-туры аралашуы мөһим. Шуңа күрә очрашуларда авыл халкы биргән сораулар һәрчак игътибар үзәгендә. Күл Черкене авыл җирлегендә яшәүчеләр яшьләрнең авылдан китүенә борчыла. Ранис Рафис улы яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары һәм аларны торак белән тәэмин итү программалары турында сөйләде. Шулай ук мәктәп директоры Ринат Хәсәнов каратэ белән шөгыльләнү өчен татамилар сатып алуда ярдәм итүне һәм футбол кырын ясалма газон белән каплатуда булышуны сорады. Барлык сораулар да район башлыгының шәхси контроленә алынды.
Район җитәкчелеге, үз чиратында, авылда эре мөгезле терлекләр санын арттыру бурычын куйды.
Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы районның узган елдагы эшен югары бәяләде. Ул аерым билгеләп үткәнчә, район тулай ашлык җыю буенча беренче булды, киләсе елларда да темпларны киметмәскә һәм 2021 елда да лидерлыкны саклап калырга өндәде.