Чираттагысы бүген Күшке, Зур Фролово һәм Шәмәк авыл җирлекләрендә узды.
Очрашулар гадәттәгечә авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хисап чыгышларын тыңлаудан башланды. Зур Фролово һәм Шәмәк авылларында узган халык җыенында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин катнашты.
Очрашу ахырында авыл халкы юлларны кардан чистарту, каты көнкүреш калдыклары өчен түләү һәм чүп чыгаруны оештыру мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук сукбай этләр, аерым алганда, эт хуҗаларының хәйваннарын иркенләп йөрергә авыл урамнарына чыгарып җибәрү соравы күтәрелде.
Авыл халкыннан килгән барлык сораулар да эшкә алынды.