Күп кар яву нәтиҗәсендә территорияләрен кардан чистартуда ярдәм кирәкле гражданнар категорияләре бар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләре волонтерлары өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче гражданнарга ишегалларын һәм йорт яны участокларын кардан чистартырга булышалар. Шулай итеп, Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гиззатуллин Ф.К. җитәкчелегендә 5нче гимназиянең 8а сыйныф укучыларының хезмәт десанты Хезмәт ветераны Валерий Владимировта булдылар. Балалар аңа ишегалдыннан карны җыештырырга булыштылар. Гимназиянең параллель 8б сыйныф укучылары Мансур Вәли улы Дышинга адреслы волонтерлык ярдәме күрсәттеләр. Пенсионер үзе генә яши һәм мондый күләмдә кар чистарту аңа бик авыр булачак иде. Өлкәннәргә "Форпост" үзәге активистлары да даими ярдәм күрсәтә. Бу көннәрдә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Дмитриевич Панцыревның ишегалларын кардан чистарттылар. Ветеран балаларга рәхмәт белдерде һәм алар белән бик теләп аралашты. Мондый хезмәт чаралар яшүсмерләрдә яхшы хисләр тәрбияли, ә өлкәннәр исә үзләренә карата кайгыртучанлыкны һәм игътибарны тоя.