Чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, Буа шәһәр прокуроры урынбасары юстиция киңәшчесе Татьяна Хаҗова, Буа шәһәр суды судьясы Павел Романчук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчесе һәм чакырылганнар катнашты.
Төп доклад белән эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Ренат Хәсәнов чыгыш ясады. Территориаль эчке эшләр органнары эшенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре буенча Буа бүлеге 2 нче урынны алды. Әмма омтылырлык нәрсәләр бар әле.
Район башлыгы бүлек хезмәткәрләрен югары күрсәткечләр белән котлады һәм зур күләмле чаралар вакытында, Яңа ел бәйрәмнәре чорында нәтиҗәле эш алып барылуын, шулай ук пандемия башланганнан бирле башкарыла торган эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Җинаятьчелеккә каршы көрәш белән беррәттән, сез битлекләрне мәҗбүри йөртү кагыйдәләрен үтәүне һәм илдә гамәлдә булган башка рекомендацияләрне үтәүне тәэмин итәсез. Бүген Буа эчке эшләр бүлегенә һәм барлык шәхси составка җиңел булмаган хезмәтләре, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук тәртибен ныгыту һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрендә конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам ки, район халкы сезнең эш нәтиҗәләрен күрә һәм бәяли» - дип билгеләп үтте үз чыгышында Ранис Рафис улы.
Чара хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшыру һәм хезмәт вазыйфаларын намус белән башкарганнары өчен рәхмәт белдерү белән тәмамланды