6 февральдә Мамадышта «SunnyФест» Бөтенроссия фестивале — креатив чаналар һәм аларга тиз арада төшү фестивале узачак.
Анда балигъ булганнар гына катнаша ала. Оештыручылар чаналарның кызыклы конструкторлык идеясен, креатив экипировкасын, чаналарны финиш билгесенә кадәр төшү ераклыгын һәм төшү алдыннан чана экипажының сәнгати оста итеп үзләрен тәкъдим итүләрен исәпкә алачак. Конкурсның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. Җиңүчеләрне компетентлы жюри һәм тамашачылар тавыш биреп билгелиячәк.
Чарада шулай ук халык һөнәрчелеге күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Тулырак программа чараның сайтында урнаштырылган. Шунда ук катнашу өчен гариза бирергә һәм чараны уздыру урынына кадәр ничек узарга мөмкин икәнлекне дә белергә була. Командалар өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.